Яр Чаллыда сукбай хайваннарны контрольдә тоту көчәйтеләчәк
Роспотребнадзорның Яр Чаллы территориаль бүлеге адресына Тукай районында яшәүчеләрдән, шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә яшәүче, БСИ, стройбаза предприятиеләре хезмәткәрләреннән сукбай этләре тешләү буенча мөрәҗәгатьләр килде. Бу хакта шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте: «Хайваннарның үзенчәлекле чоры башлануын һәм аларның бергәләшеп җыела башлавын исәпкә алып, мин барлык хезмәтләрнең игътибарын сукбай хайваннарны тоту һәм йорт хайваннарын асрау кагыйдәләрен үтәүгә юнәлтүне сорыйм», – диде ул.