Чаллының Бөек Ватан сугышы ветераннарын гомер бәйрәмнәре белән котладылар
Үзәк районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын туган көннәре белән котладылар. Шакир Шәрип улы Шәрипов, Хәмит Гаффар улы Саттаров, Марс Фёдорович Юдин һәм Маргарита Никифоровна Серендеевага Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды. Котлауларга Үзәк районы башлыгы Искәндәр Галимов, Шәһәр Советы депутатлары Ринат Алимбәков һәм Әхәт Галәветдинов, микрорайоннарның ТИҮ рәисләре, «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ, «Электротехников» ИК ҖЧҖ идарәче компанияләре вәкилләре дә кушылды.