Чаллының «ДА-ДА» сәнгать мәктәбе укучылары Халыкара фестивальдә Гран-при яулады
6 нчы санлы «ДА-ДА» балалар сәнгать мәктәбе укучылары Пензада «Татлин» Халыкара архитектура-сәнгать иҗаты фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар. Фестиваль мәктәп укучылары һәм укучы яшьләр арасында үткәрелә. Чаллы командасы 11 диплом алды һәм икенче ел рәттән Гран-при яулады.