Чаллы студентлары урам җыештыручыларга кар көрәргә булыша
Яр Чаллыда югары уку йортлары студентлары урам җыештыручыларга шәһәр паркларын һәм скверларын кардан чистартырга булышалар. Шулай, Казан федераль университетының филиалы студентлары Азатлык мәйданын кардан чистарттылар. Энтузиастлар бульварында Казан инновацион университеты филиалы студентлары тәртип урнаштырдылар.