Төнге һава температурасы -18.. -20˚ тәшкил итәчәк
Сишәмбе, 25 гыйнварда, Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, томан көтелә.
Хәзер 01:51
,
19.5 °C
Хәзер 01:51
,
19.5 °C
Сишәмбе, 25 гыйнварда, Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, томан көтелә.
Бүген Яр Чаллыда социаль ипотека программасы буенча 63 микрорайонда тантаналы рәвештә йорт файдалануга тапшырылды. Тантанага Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев килде. Габдрахман Әпсәләмов проспектындагы фатирларга шәһәрнең сәламәтлек саклау, бюджет өлкәсе предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләре, ятим балалар һәм «Яшь гаилә» программасы буенча торак алучы чаллылылар ия булды.
Бүген Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев белән «Челнинские известия» газетасы редакциясендә «туры линия» уздырылачак. Сәгать дәвамында, 15:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр шәһәр хакиме чаллылыларның сорауларына җавап бирәчәк. Аларны +7-999-169-60-09 редакция телефоны буенча бирергә мөмкин.
2021 елда җирле үзидарә органнары тарафыннан 8933 мөрәҗәгать каралды, шуларның 3458 – шәхси кабул итү барышында, 5475 – язмача мөрәҗәгать итү рәвешендә. Шул ук вакытта язма мөрәҗәгатьләр саны 550гә кимегән, ә шәхси кабул итүдә каралган мөрәҗәгатьләр саны 659га арткан. Бу хакта мэриядә узган аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова хәбәр итте.
Яр Чаллы шәһәренең Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе эшчәнлеге нәтиҗәсендә 2021 елда шәһәр бюджетына 1 млрд 121 млн сум акча кергән, бу 2020 ел белән чагыштырганда 338 млн сумга күбрәк. Үсеш 43% тәшкил иткән. План күрсәткечләре 16%ка арткан.