Алабугада «Алабуга-skills» һөнәри осталык конкурсы узачак
7 февральдә Алабугада «Алабуга-skills» ачык республика һөнәри осталык конкурсы узачак. Ул эшче һөнәрләрне популярлаштыруга, төрле тармакларда иң яхшы белгечләрне ачыклауга, яшьләрдә сайлаган һөнәр белән кызыксынуны үстерүгә, остазлык институтын формалаштыруга, хезмәткә иҗади мөнәсәбәт һәм һөнәри компетенцияләргә ышаныч формалаштыруга юнәлдерелгән.