Чаллылыларга салымнар буенча бурычларны түләү кирәклеге турында искәртәләр
Россия Федерациясе Конституциясенең 57 статьясы нигезендә һәркем законлы рәвештә билгеләнгән салымнар һәм җыемнарны түләргә тиеш. Салымнар дәүләт яшәеше өчен кирәкле шарт булып тора. Нәкъ менә салымнар дәүләт һәм муниципаль берәмлекләрнең төп керем чыганагы. Салым түләүләренең күпчелеге бюджет финанславы рәвешендә җәмгыятькә кире кайтарыла, шул исәптән социаль түләүләр рәвешендә дә.