Чаллының медицина хезмәткәрләре волейболда ярыштылар
Бүген Яр Чаллы медицина хезмәткәрләренең «Спартакиадасы-2021» исәбенә ир-атлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Аларда сигез команда катнашты, уенчылар артыннан квалификацияле судьялар бригадасы күзәтте. Уенчыларга сәламләү сүзе белән ярышларның баш судьясы, дәвалау-физкультура диспансерының баш табибы Рафис Әхмәтҗанов мөрәҗәгать итте: « Бүген без командаларның призлы урын өчен кызыклы һәм мавыктыргыч көрәшенең шаһитлары булачакбыз. Һәр катнашучыга хәрби кәеф телим, иң көчлеләр җиңүгә ирешсен!».