Сәясәт
Яр Чаллыда 1 сентябрьгә яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балаларның 90%ы балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителәчәк (+ комплектлау исемлеге)
Яр Чаллыда балалар бакчаларына чиратта 14026 бала исәпләнә, шуларның 1,5-3 яшьлекләр арасыннан – 9553 бала. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә шәһәр мәгариф идарәсе башлыгының беренче урынбасары Нәркиз Кашапов хәбәр итте. " Бүгенге көндә 7135 бала өчен урыннар әзерләнгән, шуларның 4700дән артыгы ясле яшендәгеләр өчен. Бу — балалар өчен яңа комплектлау урыннары. Ата-аналар теләгенә карап, әлеге саннар үзгәрәчәк. Шуңа күрә әлегә сүз беренчел комплектлау турында бара", - диде ул. Нәркиз Кашапов чираттагы балалар саны әле аларның барысы да балалар бакчасына барачак дигән сүз түгеллеген аңлатты: "Барысы да балалар бакчасына кертү датасына бәйле. Һәм, узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәндә, ата-аналарның 30-40 проценты балаларын яслегә бирергә әзер түгел. Алар 3 яшь тулуын көтәләр".