Яр Чаллыга коронавирус инфекциясеннән 17 меңнән артык вакцина килде
Бүген «Омега» сәүдә үзәгендә коронавирустан вакцинацияләү башланды. Барлык теләүчеләр прививканы көн саен 13:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр ясата алалар. Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев атналык матбугат конференциясе барышында хәбәр итте. " 18 яшьтән өлкәнрәкләр, табиб тикшерүеннән соң, сәламәтлекләре буенча тиешле кимчелекләр булмаганда, прививка ясата ала. Алга таба нәтиҗәлелеккә карап, без вакцинация сәгатьләрен арттыру һәм өстәмә пунктларны оештыру мөмкинлеген караячакбыз", - дип билгеләп үтте Александр Николаев.