Чаллының чыгарылыш укучыларын БДИ һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе тапшырганда нинди үзгәрешләр көтә
2021 нче елда 9 һәм 11 нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибендәге үзгәрешләр турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде. 1 1 нче сыйныфны тәмамлаучыларга урта белем турында аттестат алу өчен рус теле һәм математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханы да җитә. Медальгә дәгъва кылучы укучыларга имтиханнарны бик яхшы билгеләренә тапшырырга кирәк.