Яр Чаллыда «LADY MAMA 2021» матурлык фестивалендә җиңүчене билгеләделәр
"Заман" яшьләр үзәгендә «LADY MAMA 2021» матурлык һәм талант фестиваленең финалы узды. Әлеге фестиваль уникаль, ул әниләргә үз потенциалларын тормышка ашырырга һәм ниндидер яңалыкта үзләрен сынап карарга ярдәм итә. Фестиваль инде өченче ел рәттән үткәрелә, анда бала карау буенча отпускта булган әниләр катнаша. Беренче шундый чара 2019 елның мартында үткәрелде. Быел фестивальдә алты гүзәл зат катнашты, алар барысы да карьерасында уңышка ирешкән хатын-кызлар, яхшы һәм кайгыртучан әниләр.