Яр Чаллыда шәһәр бюджеты буенча ачык тыңлаулар узды
Яр Чаллыда 2021 елга шәһәр бюджеты үтәлеше буенча ачык тыңлаулар узды. Утырыш барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Наталия Кропотова , Светлана Мулюкова , Контроль-хисап палатасы рәисе Татьяна Шливе , Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре вәкилләре, шәһәр халкы катнашты.