Бүген «КАМАЗ» ФК «Зенит» ФК белән очрашачак
Бүген, 3 мартта, шәһәрнең «КАМАЗ» футбол командасы Россия футболы лидерларының берсе – «Зенит» футбол командасы (Санкт-Петербург) белән очрашачак. Уен футбол буенча Россия кубогының 1/8 финалы кысаларында узачак. Очрашу «Газпром арена» стадионы кырында узачак.