Чаллыда инвестицияләр күләме 40 млрд сумга бәяләнде
Республиканың төп макроикътисади күрсәткечләр буенча шәһәр өлеше 8дән 16 процентка кадәр тәшкил итте. Бу хакта бүген Чаллы хакиме Наил Мәһдиев белән аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова хәбәр итте.