Чаллыда бер эшсезгә 14 вакансия туры килә
2024 елда Чаллының хезмәт базарында эшче кулларга кытлык күзәтелде. Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе – 0,15%. Республикада бу күрсәткеч – 0,16%, Түбән Камада – 0,25%, Казанда – 0,18%, Әлмәттә – 0,15%, Алабугада – 0,12%. Бу хакта «Татарстанның мәшгульлек үзәге» дәүләт учрежденисенең Чаллы һәм Тукай районы буенча департманет башлыгы Татьяна Быданова хәбәр итте.