Яр Чаллыда 7 нче поликлиника базасында СOVID-19 белән авыручы пациентларны тернәкләндерү үткәрелә
Эш визиты барышында поликлиниканың баш табибы Александр Попов коронавируслы пациентларны дәвалау һәм тернәкләндерү буенча агымдагы хәл белән таныштырды. Поликлиника базасында шәһәрдә беренчеләрдән булып СOVID-19 диагнозлы пациентларны тернәкләндерү буенча пилот проекты уңышлы тормышка ашырылды, аның аша инде 300 кеше узды.