Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56% ны тәшкил итә
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 1 573 граждан теркәлгән. Шәһәрдә эшсезлек дәрәҗәсе 0,56 %ны тәшкил итә, Татарстан Республикасы буенча – 0,97%. Ел башыннан бирле "Россия эше" кадрлар үзәгенә 7 138 кеше мөрәҗәгать иткән. Әлеге мәгълүматларны Кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова җиткерде.