Яр Чаллы предприятиеләре һәм учреждениеләре яшьләре арасында пляж волейболы буенча турнир башланды
Sundale пляж клубында ел саен үткәрелә торган Спартакиада кысаларында шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре яшьләре арасында пляж волейболы буенча турнир башланды. Турнирда катнашучыларны Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре советы рәисе Дмитрий Ульдяков һәм Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәре волейбол Федерациясе Рәисе Игорь Чернышов сәламләде..