Чаллы спортчысы батутта сикерү буенча Дөнья кубогы этабы призеры булды
25-28 июнь көннәрендә Коимбри шәһәрендә (Португалия) батутта һәм акробатик юл буенча сикерүдә Дөнья кубогы этабы узды. Россия җыелма командасы составында батутта синхрон сикерү буенча «Олимпийский» спорт мәктәбе шәкерте Кирилл Козлов катнашты һәм 2 нче урынны яулады.