Олы рухлы хатын-кыз: конкурска гариза тапшыруга 1 көн калды
23 апрельдә «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында беренче тапкыр мөмкинлекләре чикле балалары булган әниләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары арасында матурлык һәм ана булу конкурсы узачак. Баш титул өчен 20 катнашучы көч сынашачак. Проектны хуплау «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, һәр финалистка аерым исем билгеләнәчәк, бу аның уникальлеген һәм һәр тарихның кадерен ассызыклый.