Яр Чаллы педагоглары һөнәри осталык конкурсларының финалына чыктылар
Казанда «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында үткәрелүче Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсларының региональ этабы йомгаклары ясалды: «Россиянең ел укытучысы», «Татар теле һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы», «Ел тәрбиячесе», «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләренең иң яхшы укытучысы» һәм «Ел остазы». Яр Чаллыны конкурс мәйданчыгында 11 педагог тәкъдим итте. Бәйге нәтиҗәләре буенча аларның 10ы финалга чыкты, ә җидесе призерлар һәм лауреатлар исәбенә керде.