Яр Чаллыда 15 мартка һава торышы
Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем сизелерлек түгел. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Алмашынучан юнәлештәге җил 2-7 м/с тизлектә.
Хәзер 13:30
,
23.5 °C
Хәзер 13:30
,
23.5 °C
Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем сизелерлек түгел. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Алмашынучан юнәлештәге җил 2-7 м/с тизлектә.
Яр Чаллы дщълщт педагогика университетының Индустриаль-педагогика көллияте студент-дизайнер кызлары Мәскәүдә узган I Бөтенроссия «Традицияләр көче» конкурсында җиңү яуладылар. Конкурска Россиянең 79 төбәгеннән 2500 катнашучыдан 860 гариза тапшырылган. Иң күп делегацияләр Краснодар крае, Калининград, Новосибирск, Оренбург һәм Свердловск өлкәләреннән килгән. Татарстан Республикасын Индустриаль-педагогика көллияте студент-дизайнерлары тәкъдим итте.
Яр Чаллыда «Гаилә» милли проекты кысаларында тугызынчы тапкыр «Көмеш биатлон» турниры узды. 100дән артык актив һәм энергияле катнашучы «Яр буе» паркында җыелып, хәрәкәт, спорт һәм яхшы кәефнең яшь белән чикләнмәвен дәлилләде.
Бүген иртән ике мәйданчыкта республикабызның беркетелгән 7 муниципаль районы катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Сәүдә рәтләре гадәттәгечә Габдулла Тукай исемендәге яр буе («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчык) һәм Ипподром территорияләрендә җәелдерелгән.
Бүген Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында КАМАЗга багышланган «Чыкты атым күләгәдән» спектакленең премьерасы узды. Куелыш берьюлы ике телдә — татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителде.