Сәясәт
Дәүләт хезмәтләре кулланучылары яңа түләүләргә минутына 180 гариза бирә
Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Дәүләт хезмәтләре Порталы аша яңа социаль түләүләр рәсмиләштерүгә 142 мең гариза бирелгән: 8-17 яшьлек балалар өчен айлык пособие рәсмиләштерүгә — 112 меңнән артык, йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызлар өчен 30 меңгә якын. Шулай итеп, бер минутка уртача 180 гариза бирелә. Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 июленнән Дәүләт хезмәтләрендә тулы булмаган гаиләләрдән 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен айлык пособие , шулай ук йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызлар өчен айлык пособие рәсмиләштерергә мөмкин булды.