Яр Чаллыда депутатлар гражданнарны ташламалы дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча фикер алышты
Шәһәр Советының гражданнар сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча комиссиясе утырышы профессор М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерының Яр Чаллы филиалында күчмә рәвештә узды. Утырыш башланганчы онкология диспансерының баш табибы Алмаз Хаҗиев катнашучыларны учреждение эшчәнлеге белән таныштырды һәм онкологик авыруларны профилактикалау максатыннан диспансеризация узу кирәклеген искә төшерде. Ташламалы категория гражданнарына ярдәм күрсәтү Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган «Озын һәм актив тормыш» милли проектының игътибар үзәгендә тора.