2021 ел Сабан туеның абсолют батыры дип Эльдар Хәмитов танылды
Сабан туе батыры исеме өчен көрәшергә Татарстан Республикасының барлык районнарыннан диярлек һәм Санкт-Петербургтан спортчылар, шул исәптән сигез дөнья чемпионы килде. Көрәш төрле авырлык категорияләрендә үткәрелде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел ярышлар профессиональ мәйданчыкларда үткәрелде.