Чаллылыларны #ЧитаемТукая #Тукайныукыйбыз шигъри нон-стопта катнашуга чакыралар
«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәме белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңаеннан #ЧитаемТукая #Тукайныукыйбыз дип исемләнгән шигъри нон-стоп оештыра.