Шәһәр Советы депутатлары гражданнар кабул итүне дәвам итә
Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Чаллылылар мөрәҗәгать иткән сораулар Т өзүчеләр бульварын төзекләндерү, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ипотека буенча торак рәсмиләштерү тәртибенә кагылышлы иде. 4, 5 һәм 6 комплексларның ТИҮ рәисләре депутатка округта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тантаналы чаралар үткәрү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иттеләр. Барлык мөрәҗәгатьләр дә контрольгә алынды.