Яр Чаллы студентлары һәм мәктәп укучылары җәйге каникуллар вакытында эшкә урнаша ала
Яшьләрне эш белән тәэмин итүне «Яр Чаллы студентлар хезмәт отрядлары үзәге» тәэмин итә. Алар шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре белән кадрларга булган ихтыяҗларны ачыклау буенча эш алып бара. Вакансияләр турында мәгълүмат көн саен Вконтакте социаль челтәренең "Работа для молодежи" төркемендә урнаштырыла.