Яр Чаллы мәктәпләрендә «Яңа исемнәр» Хәйрия фондының әйдәп баручы педагоглары катнашында мастер-класслар узачак
14-15 апрель көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең балалар сәнгать мәктәпләрендә Иветта Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» Хәйрия фондының әйдәп баручы педагоглары катнашында мастер-класслар узачак. Чара Президент грантлары Фонды һәм «КАМАЗ» ААҖ ярдәме белән оештырыла.