КАМАЗ визит-үзәгендә яшь чаллылыларга паспортлар тапшырылды
Бүген Яр Чаллыда Россия Федерациясе паспортларын тапшыруның үзенчәлекле тантанасы узды. Паспортларны тантаналы рәвештә тапшыру «Яшьләр һәм балалар» милли проект бурычларына туры килә. Беренче тапкыр бу мөһим вакыйга бөтен ил өчен әһәмиятле урында — «КАМАЗ» ААҖ визит-үзәгендә узды. Тантана башланганчы катнашучылар өчен үзәк буенча экскурсия оештырылды.