Яр Чаллыда илдәге иң зур кыска метражлы кино фестивале узачак
Урам киносы фестивале илдәге ачык һавада күрсәтелүче иң эре кино тамашасының берсе. Проектның 10 нчы сезоны июнь ахырында башланды һәм сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә урам киносы фестивале 1312 торак пунктта булачак. 2023 елгы конкурс программасына соңгы 2 елда Россия режиссерлары һәм сценаристлары: дебютантлар һәм киноиндустриясе профессионаллары тарафыннан эшләнгән кыска метражлы тасмалар эләгә.