Чаллыда 11 меңнән артык кеше югары пенсия ала
80 яшькә җиткән барлык пенсионерларга Россиянең социаль фонды картлык буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләүне ике тапкыр арттыра. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында мондый өстәмәне 140 меңнән артык пенсионер ала. 2023 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча фиксацияләнгән пенсия түләү күләме 7 567, 33 сум тәшкил итә.