Мәскәү проспекты буенча хәрәкәт ачык
Яңа юлның озынлыгы 1,3 км. Объект "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проекты буенча " Стимул" федераль программасына кертелгән. Гомуми бәясе 1,5 млрд сум. Орловка кыры аша РБР 16 төзүчеләре һәр юнәлештә икешәр хәрәкәт полосасы салганнар, җирле юллар, тротуарлар һәм яктырту оештырган, Чаллы елгасы аша 96 метр озынлыктагы күпер төзегәннәр.