Чаллы укучылары 200 тоннадан артык калдык җыеп тапшырган
Агымдагы уку елында «Экоактивлар» проекты старт алды. Проект «Экоактивлар» экологик берләшмәләр үзәге һәм «Орион» яшьләр үзәге инициативасы белән, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, шулай ук Чаллы шәһәре яшьләр белән эшләү идарәсе, «Идел буе экологик компаниясе», «ПромИндустрия» һәм «Эколаб» калдыкларны сортлау компанияләре белән хезмәттәшлектә тормышка ашырыла. "Экоактивлар" проекты инде җиде ел балаларны экологик культурага, шулай ук калдыклар белән дөрес эш итәргә һәм ресурсларга аерырга өйрәтә.