Яр Чаллыда татар милли иҗат концерты узачак
Бу шимбә көнне, 3 декабрьдә, «Шатлык» яшьләр үзәгендә «Халкым чишмәсе» татар милли иҗат төбәк яшьләр фестиваленең гала-концерты узачак. 13 ноябрьгә кадәр 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге катнашучылар нәфис сүз, вокал соло, вокаль ансамбль, соло һәм ансамбль, инструменталь музыка һәм халык декоратив-гамәли сәнгате номинацияләрендә заявкалар тапшырдылар. "Безнең төп максат – татар халкының мәдәни традицияләрен һәм мәдәни мирасын торгызу һәм саклау", – дип уртаклашты проект җитәкчесе Лилиана Арсланова.