Ана капиталы Чаллының 3 мең гаиләсенә торак алырга ярдәм иткән
Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга 2022 елда Чаллыдан 3445 гаилә юнәлдергән. Бу ана капиталын куллануның иң популяр юнәлешләренең берсе булып тора. Ел башыннан бирле 67,5% гариза бирелгән. Әйтик, 3073 гаилә өлешчә яки тулысынча ана капиталын кредитка, торак сатып алуга яки төзүгә беренче взнос итеп түләгән. Тагын 373 гаилә кредит акчаларын җәлеп итмичә торак шартларын яхшырткан. Тулаем алганда, Пенсия фонды гаиләләргә 1,9 млрд сум күчергән, бу быел ана капиталын бирүгә юнәлдерелгән акчаларның якынча 95% тәшкил итә.