109 мәҗбүри күченүче вакансияләр ярминкәсендә юллама алды
Мәшгульлек үзәге 23 предприятие катнашында «Камазжилбыт» кунакханәсендә һәм «Жемчужина» шифаханәсендә вакансияләр ярминкәсе үткәрде. « Без алдан мәҗбүри күченүчеләрнең белгечлекләрен белешеп, яшәү яки торак чыгымнарын компенсацияләү белән эшкә урнашу тәкъдимнәренә өстенлек биреп, эш бирүчеләрне чакырдык» , - дип хәбәр итте кадрлар үзәге директоры Татьяна Быданова.