Чиста шәһәр: 114 оешма өмәгә чыкты
Санитар-экологик икеайлык кысаларында шәһәрнең өч районы территориясендә санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә үткәрелде, анда 548 кеше, 114 оешма катнашты.
Хәзер 04:44
,
18.5 °C
Хәзер 04:44
,
18.5 °C
Санитар-экологик икеайлык кысаларында шәһәрнең өч районы территориясендә санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә үткәрелде, анда 548 кеше, 114 оешма катнашты.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев булачак студентлар һәм Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының чыгарылыш курс студентларыбелән аралашты. Ул шәһәрнең үсеше һәм планнары турында сөйләде, студент еллары хатирәләре белән уртаклашты, сорауларга җавап бирде.
9 апрельдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре Г.Тукай исемендәге яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә эшчәнлеген дәвам итте.
Яр Чаллыда Яр буе паркын төзекләндерү буенча фикер алыштылар. Парк территориясенең ял итү зонасында – шәһәр читендәге зур яшел массивта планлаштырыла торган үзгәрешләрне җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү узды. «Архитектура десанты» архитекторлары инфраструктураның уңайлы якка үзгәрәчәген ассызыкладылар: керү юлында зур җәяүлеләр тротуары барлыкка киләчәк, мәйданчыклар яшь һәм мәнфәгатьләр буенча төрләргә бүленәчәк, шулай ук теренкур зонасы оештырылачак.
Сәүдә-сәнәгать палатасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә кризиска каршы штаб утырышлары дәвам итә. Бүген биредә азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате компанияләре: «Челны-Хлеб», «Челны-Бройлер», «Агросила-Молоко», «Камский Бекон», «Челны-Мясо», «Челны Холод», «Булгарпиво», «Кама» агросәнәгать комплексы һәм башка предприятиеләр җитәкчеләре тармак үсеше турында фикер алышу өчен җыелдылар. Утырышта шулай ук «АКИБАНК» ААҖ идарәсе рәисе Илдар Галәветдинов катнашты.