Балалы гаиләләргә яңа пособиеләргә гаризалар 1 майдан кабул ителә башлый
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен аз керемле гаиләләргә яңа түләү өчен гаризалар кабул итү 2022 елның 1 маенда башлана. Шул ук вакытта пособие 1 апрельдән билгеләнәчәк. Ягъни, 1 майдан соң гариза биреп, апрель аенда балага 8 яшь тулган очракта, гаилә ике ай өчен – апрель һәм май айлары өчен акча алачак.