Мәҗбүри күченүчеләр Яр Чаллыда ничек урнашты
Бу ялларда Яр Чаллыга Мариупольдән 297 мәҗбүри күченүче килде. Алар иртән килеп җиттеләр, төшке аш вакытына аларны инде "Жемчужина" шифаханәсенә һәм "КАМАЗЖИЛБЫТ" кунакханәсенә урнаштырып бетерделәр. КАМАЗ тулай торакларында 100 кеше, 197се «Жемчужина» шифаханәсендә урнашты. Соңгысында бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев булды. Ул Мариупольдән килгән кешеләрнең яшәү шартларын карап чыкты һәм кешеләргә ярдәм сүзләрен җиткерде.