Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,40% тәшкил итә
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 1 127 кеше теркәлгән. Ел башыннан 678 кеше эшкә урнаштырылган. «Рәсәй эше» кадрлар үзәге чаллылыларга 5 452 вакансия тәкъдим итә. Шәһәрнең 1 538 предприятиесе «Россиядә эш» порталында теркәлгән.