«Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмасы» конкурсына гаризалар кабул итү бара
1 октябрьдән Яр Чаллыда «Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмасы» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: 1) «Шәһәр балалары һәм яшьләре»; 2) «Шәһәр экологиясе»; 3) «Тигез мөмкинлекләр шәһәре»; 4) «Безнең шәһәр».