Чаллы спортчысы Даниил Бондарь тхэквондо пхумсэ буенча Россия Чемпионатының һәм Беренчелегенең көмеш призеры булды
Костромада 8-11 октябрьдә тхэквондо буенча Россия Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 28 субъектыннан һәм 5 округыннан 400гә якын спортчы катнашты. Бу - Россия Федерациясе территориясендә техник комплекс(пхумсэ) бүлегендә ВТФ тхэквондо буенча чемпионатлар һәм беренчелекләр тарихында катнашучы төбәкләр һәм спортчылар саны буенча рекорд сан.