“Мастеровые” театр фестивалендә ике бүләккә лаек булды
Самарада «Волга театральная» төбәкара фестивале тәмамланды. “Мастеровые” рус драма театрының ике бүләк яулады. Александра Джунтини куелышында И.Вырыпаев пьесасы буенча куелган «Танец Дели» спектакле бүләкләнде. "Драма театрында иң яхшы сценография өчен" призын театрның баш рәссамы Елена Сорочайкина алды. Екатерина роле өчен Александра Петрова жюриның махсус призына лаек булды.