Яр Чаллыда соңгы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды
24 апрельдә авыл хуҗалыгы ярминкәләренең соңгы сезоны үткәрелде. Исегезгә төшерик, алар гадәттәгечә шәһәрнең өч мәйданчыгында – Габдулла Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчык), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә оештырылды. Ел башыннан бирле барлыгы 27 ярминкә үткәрелде.