Яр Чаллыда санитар чистарту һәм төзекләндерү эшләре дәвам итә
21 апрельдә шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә үткәрелде, аларда 2530 кеше катнашты, 55 берәмлек техника җәлеп ителде. Өмәдә 347 га шәһәр территориясе чистартылды, 97 км юлны грунттан чистарту башкарылды, 216,4 га газоннар чүптән арындырылды, 671 куб. м. чүп-чар һәм үсемлек калдыклары чыгарылды, 2 135 төп агач һәм куакны санитар кисү эшләре башкарылды, 144 төп агач һәм куаклар утыртылды.