Яр Чаллыда Габдулла Тукайның туган көнен «Тукайга чәчәкләр» дип исемләнгән шигърият бәйрәме белән билгеләп үтәчәкләр
26 апрельдә Г.Тукай скверында күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан «Тукайга чәчәкләр» дип исемләнгән шигърият бәйрәме үткәрелә. Чара 12:00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм кунакларын балалар театр сәнгате мәктәбе аниматорлары Г.Тукай әкиятләре персонажлары образында каршы алачак. Чарада 1 нче сәнгать мәктәбе көче белән мастер-класслар үткәрү планлаштырыла. Шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре бәйрәм кунакларын Яр Чаллының әдәбият әһелләре иҗаты, бөек шагыйрьнең китаплары күргәзмәсе белән таныштырачак, шулай ук Габдулла Тукайның иҗаты буенча әдәби уен-викторина уздырылачак.