Яр Чаллыда 14 гаилә ана капиталы сертификатына ия булды
«Энергетик» мәдәният сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Яр Чаллының тагын 14 гаиләсе сертификатка ия булды.
Хәзер 06:07
,
19.5 °C
Хәзер 06:07
,
19.5 °C
«Энергетик» мәдәният сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Яр Чаллының тагын 14 гаиләсе сертификатка ия булды.
21 апрельдә 18:00 сәгатьтә Россия кооперация университетының Казан кооператив институты укытучылары Яр Чаллы шәһәренең булачак абитуриентларын һәм аларның ата-аналарын «2021 елда уку йортларына керү буенча яңа кагыйдәләргә күзәтү» онлайн-конференциясенә чакыра. Онлайн-конференциядә югары уку йортына керү өчен бердәм дәүләт имтиханында ничә минималь балл җыярга кирәклеген, кабул итү документларын ничек тапшыру ысулларын һ. б. аңлатачаклар.
«Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында Яр Чаллының медицина хезмәткәрләре арасында йөзү буенча турнир узды. Ярышларда шәһәрнең 20 дәвалау-профилактика оешмасыннан 25 медицина хезмәткәре катнашты. Спорт чарасы «Сәламәтлек 2021» Спартакиадасы кысаларында оештырылды. Катнашучылар үз көчләрен шәхси зачетта сынап карадылар - ирекле стиль белән йөзү дистанциясе 50 метр тәшкил итте.
Комсомол районы хакимиятендә язгы чакырылышны оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда идарәче компанияләр, Комсомол һәм Тукай районнарының хәрби комиссариаты вәкилләре, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре катнашты.
Яр Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының стратегик проектлар белән идарә итү департаменты җитәкчесе Венера Камалова бизнес-берләшмәләре вәкилләре белән очрашу үткәрде. Очрашу «Шатлык» яшьләр үзәгендә узды. Катнашучылар шәһәр үсеше өчен креатив индустрияләр потенциалы турында фикер алыштылар.