Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышы узды
Бүген Чаллының политехника көллиятендә Татарстан Республикасында һөнәри белем бирүне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы узды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин , мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина , республиканың һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты.